Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    2018 елның иң яхшы көрәшчеләре һәм тренерлары билгеләнде

    Руслан Нургалиев әле кайчан гына елның иң яхшы көрәшчесе булып таныла иде, ә хәзер инде иң яхшы тренер итеп тә билгеләнә башлады. Көрәш федерациясендә 2018 елга нәтиҗәләр ясалды.

    Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин үзләре катнашкан иң зур рәсми ярышларда (Муса Җәлил, минсельхоз, Татарстан һәм Россия чемпионатлары) барысында да җиңүләр яуладылар һәм 2018 ел нәтиҗәләре буенча икесе дә 36шар балл туплады. Ислам Фәлахов, Раил Нургалиев һәм Фирзәр Гыйниятуллиннар 32шәр балл туплады. Шулай итеп, нәкъ шушы биш көрәшче 2018 елның иң яхшы көрәшчеләре булып танылды.

    Бүген Татарстанның көрәш федерациясе президиумында узган утырышта иң яхшы тренерларны да ачыкладылар. 18 яшькә кадәр булган егетләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар дип Илнар Гәрәев (Түбән Кама), Руслан Нургалиев (Әлмәт) һәм Илнур Хәйбуллин (Чаллы) аталды.

    Реклама

    18 яшьтән өлкәнрәкләр белән эшләүчеләр арасыннан Вакыйф Дәүләтшин (Казан), Ильяс Билалов (Әлмәт) һәм Җәүдәт Хөсәенов (Казан) иң-иңнәре дип табылды.

    Җиңүчеләрне 14 февральдә Актанышта узачак Муса Җәлил истәлегенә оештырылган турнир ачылышында бүләкләячәкләр.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!