Логотип Идель
Яңалыклар

2022 елда Россиядә эчке спорт үсешенә 8 млрд сум бүлеп биреләчәк

Агымдагы елда спорт инфраструктурасы төзелешенә һәм Россиядә ачык ярышлар оештыруга халыкара чараларга әзерлектән экономияләнгән 8 млрд сумнан артык акча сарыф ителәчәк.

Агымдагы елда спорт инфраструктурасы төзелешенә һәм Россиядә ачык ярышлар оештыруга халыкара чараларга әзерлектән экономияләнгән 8 млрд сумнан артык акча сарыф ителәчәк.

«Спорт - тормыш нормасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында илнең 60 төбәгендә 110 спорт объекты төзеләчәк, дип билгеләп үтелә РФ Хөкүмәтенең рәсми Telegram-каналында. 

"Хөкүмәт барлык яшь төркемнәре арасында спортны һәм физкультураны популярлаштыруны хуплый. Спорт белән һәркем шөгыльләнә алырлык һәм уңайлы булырга тиеш", - диде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалистларына мөрәҗәгатендә.

Укучыларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән әлеге киңкүләмле социаль проект быел 15нче тапкыр үткәрелә. Чернышенко юбилей суперфиналын "перспективалы спортчы буларак таныту өчен бик яхшы мөмкинлек" дип атады.

Лига гамәлдә булу елларында анда 800 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Бу юлы суперфиналга чыгу хокукы өчен федерациянең 68 субъектыннан якынча 12 мең команда көрәште.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев