Логотип Идель
Яңалыклар

2022 елда татарстанлылар телефон мошенникларына 3 миллиард сумга якын акчасын "бүләк иткән"

Узган ел тикшерелгән дистанцион талау һәм мошенниклык очраклары дүрттән бер өлешкә диярлек арткан, шулай ук җинаятьчеләр дә бер ярым тапкыр күбрәк тоткарланган.

It-җинаятьләр юнәлешендәге эшчәнлек ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының даими контролендә кала. Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

Узган ел тикшерелгән дистанцион талау һәм мошенниклык очраклары дүрттән бер өлешкә диярлек арткан, шулай ук җинаятьчеләр дә бер ярым тапкыр күбрәк тоткарланган. Соңгы биш елда тикшерелгән it-җинаятьләр саны 5 тапкыр арткан.

Узган ел Татарстанда шундый технологияләр ярдәмендә кылынган 18 меңгә якын җинаять (шуларның 9,4 меңгә якыны – мошенниклык, 3,8 меңе – банк счетыннан акча урлау, 1,6 меңе – наркотиклар сату, 529ы – компьютердагы мәгълүматтан законсыз файдалану, 260ы – куркытып акча алу) теркәлгән.

Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда беренче тапкыр дистанцион талау очраклары (узган ел белән чагыштырганда - 6,1 процентка) арткан. Шуңа да карамастан, дистанцион мошенниклык очраклары теркәлгән барлык җинаятьләрнең дүрттән берен тәшкил итә. Узган ел татарстанлылар аферистларга 3 миллиард сумга якын акчасын биргән.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев