Логотип Идель
Яңалыклар

2023 ел татар дөньясында Дастаннар елы дип игълан ителерме?

Бу турыда тәкъдимне тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков кертте.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында 2023 елны татар дөньясы өчен Дастаннар елы дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу турыда тәкъдимне тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков кертте.

“Дастаннарга тарихи аң салынган, аларны өйрәнергә кирәк, кызганыч, бездә кимчелекләр бар. Күрше халыкларда бу өлкәдә зур эш бара, бездә юк диярлек. Галимнәр эшли, әмма халыкка барып җитми. Бездә татар дөньясына сөйләрлек дастаннар бар”, – диде ул.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла балаларга дастаннарны өйрәту юллары турында уйларга кирәклеген әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Дания Заһидуллина бу тәкъдимне хуплады. Ул башка төрки халыклар белән чагыштырганда, татарларда дастаннарны өйрәнү әзрәк дигән фикергә карата үз сүзен әйтте.

“Дастаннар тирән тарихи аңны саклый. Башка халыкларда дастаннар нигездә телдән телгә күчкән. Татар – китаплы халык. Шуңа күрә дастаннар китап форматына күчергән. Бу хакыйкатьне онытмасак иде”, – диде ул.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев