Логотип Идель
Яңалыклар

2024 елда XXIV Федераль Сабантуй Марий Эл Республикасында узачак

Васил Шәйхразыев белән Юрий Зайцев 2024 елда XXIV Федераль Сабантуйны Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада уздырырга килештеләр.

Марий Эл Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Марий Эл Республикасы Хөкүмәте башлыгы Юрий Зайцев белән очрашуда катнашты.

Васил Шәйхразыев җитәкчене Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды. Ул оешманың быел 30 еллыгы бәйрәм ителгәнен ассызыклады. Шулай ук Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына Мари Эл Республикасыннан да делегация килгәнен билгеләп үтте.

Очрашу вакытында Васил Шәйхразыев белән Юрий Зайцев 2024 елда XXIV Федераль Сабантуйны Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада уздырырга килештеләр. Биредә шулай ук быел 25 еллыгын билгеләп үткән Республика татар мәдәният үзәген төзекләндерү мәсьәләсе буенча төп сораулар каралды.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев