Логотип Идель
Яңалыклар

26 апрельдә Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк

Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк.

Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк. «Татар-информ» шулай дип хәбәр итте. 

Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге әйткәнчә, Шигырь бәйрәме Казанда традицион урынында — Тукай һәйкәле янында 26 апрельдә үткәреләчәк. Бәйрәмнең вакыты тәгаенләнмәгән, ләкин Казандагы һәм Кырлайдагы чаралар бер үк сәгатьтә үтмәячәк. Шигырь бәйрәме Кырлайда 11.30—13.00 сәгать аралыгында үтүе, ә Казанда 14.00 сәгатьтә башлануы ихтимал.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе дә 26 апрель көнне үтәчәк, диелә хәбәрдә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев