26 февральгә кадәр көннәр салкын булачак
Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр сакланачак.
Татарстан территориясендә киләсе атнадан һава температурасы төшәчәк.
Иртәгә Татарстанда бераз кар яварга мөмкин, ә төнлә һава температурасы урыны белән -31 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
21 һәм 22 февральдә салкын булачак.
Төнлә һәм иртән 24-31 градус салкын фаразлана, урыны белән -37 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -17…-24 градус булачак.
23 февральдә төнлә -30…-35 градус, ә кайбер урыннарда термометр баганасы -38 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булачак.
Моннан тыш, якынча фаразлар буенча, сишәмбе төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә җил исәргә мөмкин. Бу температураның төшүен сиздертәчәк һәм өшү куркынычына китерәчәк.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев