3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга өстәмә акчалар бирәләр - тагын 28,3 миллиард сум
Соңгы бер ел эчендә Россия бюджетыннан бу ярдәм чараларына 276 миллиард сум җибәрелгән иде инде. Сүз гаиләнең җан башына уртача керемгә бәйле айлык түләү турында бара.
Балалары булган ата-аналарны сөендерүләрен дәвам итәләр. Соңгы бер ел эчендә Россия бюджетыннан бу ярдәм чараларына 276 миллиард сум җибәрелгән иде инде. Сүз гаиләнең җан башына уртача керемгә бәйле айлык түләү турында бара. Гаилә алган акчалар баланың 50 дән 100% ка кадәр яшәү минимумын тәшкил итә ала.
Хәзер өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 2,7 миллионнан да ким булмаган бала мондый түләүләр белән тәэмин ителгән. Бүген федераль басмалардан тагын бер яңалык килеп иреште. Мишустин имзалаган күрсәтмә нигезендә, балаларга түләүләр өчен өстәмә рәвештә 28,3 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Шулай ук өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү өчен 5,9 миллиард сум акча бүлеп бирү турында боерыкка да кул куелган.
Чыганак: Матбугат.ру
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев