Логотип Идель
Яңалыклар

30 АВГУСТТА КАЯ БАРЫРГА?

Бәйрәмне уздыруның төп урыны «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак.

Бәйрәмне уздыруның төп урыны «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак. 9:30 сәгатьтә мәйданчыкта «Ике Кремль» мотофестивальсы старт ала. Программада – мотофристайл шоу һәм «Хитобой» төркеме чыгышы. Фестивальдә катнашучылар мотоциклчылар формалаштырган колоннасы белән Беренче Май мәйданына кадәр барачак, ә аннары ипподромга киләчәк. Мотоузышны шәһәрнең үзәк урамнарында 15:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме башлана. Бәйрәм гармунчылар флешмобы белән дәвам итәчәк. Алар Камал исемендәге театрдан китеп, Бауман урамы буйлап узачак һәм Беренче Май мәйданына күтәреләчәк, анда барлык яраткан халык җырларын уйнаячаклар.

12:00 сәгатьтә Кабан күле буенда «Милли кием» милли костюм фестивале башлана, аның турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин.

14:00 сәгатьтә Казан Кремлендә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк Tat Cult Fest шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале старт ала. Хедлайнерлар «Аигел», Elektro Hafiz, Гвидо Мебиус, Vatannar һәм башкалар булачак.

Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында бәйрәм чаралары 14:00 сәгатьтә башлана – бу «Казан сөлгесе» ЮНЕСКО химаясе астында узучы халык җыр-бию сәнгате фестивале һәм «Э-моция» театр студиясеннән инклюзив спектакль.

Шул ук вакытта ипподромда ат спорты бәйрәме дә башлана, аның программасында – ТР Президенты һәм Казан Мэриясе призларына ат чабышлары һәм узышлар, күңелле концерт программасы һәм бүләкләр уйнату.

20:00 сәгатьтә «Казан тавышлары» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы башлана. Кремль урамында махсус урнаштырылган сәхнәдә республиканың бию һәм музыка коллективлары, ә Башкарма комитет бинасы балконнарыннан (Кремль ур., 3) Казан театрлары артистлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев