3,4 МИЛЛИОН СУМЛЫК "ТӘМЛЕ КАЗАН"
Чара 18-19 сентябрьгә планлаштырылган. 2020 елда фестивальне пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында үткәрмәделәр.
«Тәмле Казан» гастрономия фестивален уздыруга Татарстан Республикасы башкаласы бюджетыннан 3,4 млн сум тотылачак. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Заказ бирүче - Казан туризмын үстерү комитеты. Техник биремдә күрсәтелгәнчә, фестивальдә дүрт тематик зона эшләячәк, анда «Милли зона», «Аш-су һәм эчемлекләр», «Стритфуд һәм "тәгәрмәчтәг" кухнялар», шулай ук мастер-класслар зонасы булачак - шәһәрнең 10 алдынгы шеф-повары һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге ассоциацияләре үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Программада шулай ук милли тематикада һәм электрон музыка юнәлешләрендә артистлар чыгышы, диджейлар, эстрада жанры артистлары, кавер-төркемнәр катнашында шоу-программалар, шулай ук төрле конкурслар.
Чара 18-19 сентябрьгә планлаштырылган. 2020 елда фестивальне пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында үткәрмәделәр. 2019 елда "Тәмле Казан"да 65 мең кунак булды. Рестораннар үз сыйларын һәм товарларын тәкъдим иткән павильоннар эшләде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев