45 МИНУТТА ӨЛГЕРСӘҢ, 45 СУМ ТҮЛИСЕҢ
45 минут дәвамында бер төр электр транспорттан икенчесенә күчеп утыру нибары 45 сумга төшәчәк.
Казанда җир өсте һәм җир асты электр транспортыннан файдаланучы пассажирлар өчен яңа отышлы тариф эшли башлады. Ул билгеләнгән урынга барып җитү өчен бер транспорттан икенчесенә күчеп утырырга кирәк булганда бик кулай.
45 минут дәвамында бер төр электр транспорттан икенчесенә күчеп утыру нибары 45 сумга төшәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
«МЭТ 45 күчеп утыру» тарифы транспорт картасы белән түләгән очракта 17%-ка һәм банк картасы белән түләгәндә 25%-ка арзанрак булачак.
Пассажир картасын беренче тапкыр валидаторга куйганда, вакыт исәпләнә башлый. Икенче транспортка күчеп утыргач, 45 минут вакыт әле узмаган очракта, валидаторда “Годен” дигән язу килеп чыга.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев