Логотип Идель
Яңалыклар

5 млн кеше дәүләт хезмәтләре порталы аша халык санын алуда катнашкан

Дәүләт хезмәтләре порталы аша анкеталарны 2 млн 36 мең кеше тутырган, алар үзләрен һәм үз гаилә әгъзаларын - барысы 5 млн кеше яздырган

Россиядә яшәүче 5 млн кеше дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә халык санын алуны узган. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы саннарына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Дәүләт хезмәтләре порталы аша анкеталарны 2 млн 36 мең кеше тутырган, алар үзләрен һәм үз гаилә әгъзаларын - барысы 5 млн кеше яздырган», — диделәр ведомствода.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 2021 елның 14 ноябрендә төгәлләнәчәк (илнең ерак территорияләрендә 20 декабрьгә кадәр дәвам итә). Беренче тапкыр гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-анкета форматында исәпкә алу кампаниясендә катнашу мөмкинлеге бар, алар анда анкетаны 8 ноябрьгә кадәр тутыра ала. Акциянең беренче көнендә үк яңа мөмкинлектән Россия Президенты Владимир Путин да файдаланды.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев