Логотип Идель
Яңалыклар

7 гыйнварда истәлекле вакыйгалар һәм туган көннәр

7 гыйнвар истәлекле көннәргә бай. Бу көнне бер төркем танылган кешеләрнең туган көне дә әле.

7 гыйнвар истәлекле көннәргә бай. Бу көнне бер төркем танылган кешеләрнең туган көне дә әле.

Татарстанда:
7 гыйнварда христиан динен тотучылар Раштуа бәйрәм итә. Гайсә Пәйгамбәр туу көнен керәшен татарлары дә зурлап билгели.

Россиядә:
1928 елда Михаил Громов У-2 очкычында беренче тапкыр һавага күтәрелә. Аны серияле җитештерү 1953 елга кадәр дәвам итә. Барлыгы шундый 33 мең очкыч ясала.

1942 елда Совет гаскәрләренең Мәскәү янында контрһөҗүме тәмамлана. Дошманның “Үзәк” армия төркемнәре җиңелә һәм 100-250 чакрымга чигенергә мәҗбүр була.

Дөньяда:
1610 елда Галилей Юпитерның дүрт иярчене барлыгын ачыклый.

1789 елда Джордж Вашингтон АКШ ның беренче президенты итеп сайлана.

1953 елда Президент Гарри Трумэн АКШ та водород бомбасы барлыгы турында белдерә.

Туган көннәр:
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г.Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировның тууына 121 ел.

Татар режиссеры, актриса, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашева тууына 116 ел.

Татар артисты, Татар дәүләт яшь тамашачы театры мөдире, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Габделнур улы Мортазинның туган көне. 64 яшь тула.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев