Логотип Идель
Яңалыклар

700 гә якын яшь кеше грантка дәгъва итә

Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сум.

Физик затлар өчен ТР Яшьләр министрлыгы грантлары конкурсына 677 гариза килгән.

 «Без физик затлар өчен грантлар конкурсының ихтыяҗын күрәбез. Бу безнең яшьләр өчен үз идеяләрен тормышка ашыру гына түгел, ә һөнәри яктан үзбилгеләнү өчен дә бик яхшы мөмкинлек», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Иң күп гаризалар Казан (208), Чаллы (68) һәм Әлмәт (43) яшьләреннән килде. Иң популяр юнәлешләр булып иҗади инициативалар, сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү һәм патриотик тәрбия тора.

Мәсәлән, алынган гаризалар арасында яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауга юнәлдерелгән инициативалар бар. Чистай районының «Үзебезнекеләр арасында» проекты кысаларында студентлар белән «Аралашу баскычлары» дәресләр циклын үткәрү күздә тотыла: дәресләр уеннар, дискуссияләр, тренинглар форматында уза. Яисә «Сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү» буенча яшьләр инициативасы» номинациясендә башка гариза – Чаллыдан «Пульста» белем бирү проекты. Медицина белеме булмаган яшьләрне бәхетсезлек очракларында, шулай ук көнкүрештә, эштә, ял итүдә һәм башка урыннарда барлыкка килгән төрле авырулар һәм хәлләр кискенләшкәндә беренче ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәтү максатыннан эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сум. Бүгенге көндә проектларны экспертлар җәмәгатьчелеге бәяли, җиңүчеләрне апрель аенда игълан итәчәкләр.

Физик затлар өчен ТР Яшьләр министрлыгы грантлары конкурсы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Конкурс проектларга ярдәм итүгә, яшьләрне Татарстан Республикасының социаль һәм икътисади тормышында актив катнашуга җәлеп итүгә, яшь гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Узган ел йомгаклары буенча 7 млн сумлык 51 проект ярдәм алды.

Чыганак: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев