Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    8 хезмәттәшен аткан егет, җинаятенең сәбәбен әйтте

    Байкал аръягы хәрби частенда 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов җинаятенең сәбәбен аңлаткан, бу турында телеграм каналларның берсе хәбәр итә. Җинаятьче сүзләренә караганда, мондый адымга, аны көчләргә сүз бирүләре этәргән. 

    "Ул көнне алар мине көчлиячләячәкләрен әйтте. Шулай дип әйттеләр дә, кисәттеләр. Лейтенант ул көнне барысы да караулдан соң булачак диде. Миннән алда булган яшьләрне көчләгәннәрен белә идем. Бу кич минем чиратым җитәчәген аңлагач, башка чарам калмады."

    Реклама

    "Беркемгә дә зарлана алмадым. Ә кемгә зарланып була. Офицерлар үзләре кыйный бит. Көлке. Акчаны һәм телефонны урлаулары турында әйтеп тә тормыйм. Качмакчы идем, ләкин кача алмадым." - дигән кыска хәбәрдә.

    Ут ачкан егет Рамил Шәмсетдинов хезмәт итәргә 2019 елда Норлат районыннан килгән була. Хезмәтен башлаганда ул контракт буенча калырга да уйлый.  Фаҗигадан соң 8 кеше һәлак булган, ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алып авыр хәлдә кала. Солдатны шундук кулга алганнар.

    Егет ике кешене ялгыш яралавы турында әйтә. Моның турында ул үкенә. "Калганнарны үтерүе турында үкенмим" дигән Рамил kazanfirst язуына караганда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!