Логотип Идель
Яңалыклар

906 кеше коронавирустан дәвалану уза

Бүген Татарстанда коронавирусның 54 яңа очрагы теркәлгән. 20 кеше хастаханәдән терелеп чыккан.

Бүген Татарстанда коронавирусның 54 яңа очрагы теркәлгән. 20 кеше хастаханәдән терелеп чыккан.

Авыраучылар арасында 1 очракны чит илдән кергән, калганнарын якыннары белән аралашудан барлыкка килгән дип саныйлар. 12 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 42 кеше җиңел формада авырганлыктан дәвалануны өендә уза.        


Яңа авыраучыларның яше буенча карасак:        
18 яшьтән 30га кадәр – 11 кеше,        
30дан 50гә - 18,        
50дән 60ка – 14,        
60тан 70 яшькәчә -9,    
70тән 80 яшькә кадәр 2 кеше. 

  Географиясе буенча:        
Казан – 35,        
Яр Чаллы – 10,
Азнакай - 1,
Яшел Үзән - 1,
Лаеш - 1,
Лениногорск - 1,
Менделеевск - 1,
Түбән Кама - 1,
Норлат - 1,
Балык Бистәсе - 1,  
Саба районында 1 кешедә коронавирус инфекциясе табылган.         

Татарстанда барлыгы 3665 кешедә коронавирус теркәлгән була. Соңгы тәүлек эчендә 35 кеше терелеп чыга.  Хәзерге көндә 906 кеше дәвалану уза.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев