Логотип Идель
Яңалыклар

92НЧЕ ҮЛЕМ...

Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды.

Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Чаллыда яшәүче 1940 елгы хатынны пневмония белән автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә илтәләр. Хатын-кызның йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган.

1947 елда туган икенче бер хатын-кыз ике яклы вирус пневмония белән хастаханәгә эләгә. Аның хәле хроник авырулары кискенләшүе фонында катлауланды, диделәр матбугат хезмәтендә.

Үлемнең сәбәбен белгечләр патологоанатомик экспертиза һәм лаборатория тикшеренүе нәтиҗәсендә ачыклаган, дип аңлаттылар ведомствода.

Татарстанда 14 октябрьгә коронавирус аркасында 92 үлем очрагы теркәлгән. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев