Логотип Идель
Яңалыклар

Әдәби көрәштә педагогика көллияте студентлары көч сынашачак

Казан педагогика көллиятендә «Аулак өй – көрәш» Төбәкара проектының зона ярышлары һәм семинары була.

Милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау масатыннан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты агымдагы елның 24 нче ноябрендә әдәби көрәш һәм семинар үткәрә.

Интеллектуаль ярыш өчен “Татар әдәбиятында ана образы” темасы өйрәнелде. Семинарда өч ел дәвамында, төрле елларда, хөкемдар булып һәм командада уенчы булып катнашучылар чыгыш ясаячак.

Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан “Аулак өй – көрәш” төбәкара проекты ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары Лигасы, ДБҮ «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела, дип хәбәр итте проект җитәкчесе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Җиһаншина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев