Җәен кайда кызынырга? - республика пляжлары исемлеге
Җәйнең эссе көннәрендә кайда кызынырга мөмкин, дип баш ватсагыз, бу хәбәребез сезгә файдалы булачак!
Сүз уңаеннан, бу көннәрдә глобаль җылыну аркасында дөньяда температура рекорды теркәлде. Һәм бу әле соңгысы түгел, бу җәйдә тагын рекордлар булырга мөмкин икән. Шуңа күрә Татарстандагы пляжларны барлап чыктык. Республикада барлыгы 56 пляж ачылган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Аларның 43е - муниципаль пляж булса, 2 - санаторий территориясендә, 6 - ял итү базасында, 3се - балалар лагерьларында.
ПЛЯЖЛАР ИСЕМЛЕГЕ (берничәсе генә):
1. Казан, "Комсомол күле" .
2. Казан, "Зур Аккош күле" .
3. Яр Чаллы шәһәре пляжы.
4. Яр Чаллы, "Су анасы".
5. Яр Чаллы, "Добрый ветер".
6. Түбән Кама, "Кама" пляжы.
7. Түбән Кама аланы, "Мандарин".
8. Мамадыш районы, Нократ елгасы ярындагы пляж.
9. Зәй, "Зәй - 2" пляжы.
10. Кукмара районы, Киндер-Күл авылында, Оштырма елгасы яр буе.
11. Чистай районы, Шәһәр Яр буе пляжы.
12. Әлмәт, "Шәһәр күле".
13. Лениногорск, "Түбән Күл".
14. Бөгелмә, Карабаш, "Аквапарк" пляжы.
15. Алексеевск, Кама елгасы яр буе.
16. Норлат, Кондырча елгасы яр буе.
17. Алексеевск, Яңа "Аккош" пляжы.
18. Ютазы, Әбсәләмов пляжы.
19. Яшел Үзән, Кызыл Яр, "Атлашкино".
20. Яшел Үзән, Идел елгасы яр буендагы шәһәр пляжы.
21. Лаеш, "Кама диңгезе" пляжы.
22. Балык Бистәсе, Кама елгасы яр буе.
23. Апас, Табар елгасы яр буе.
24. Спас районы, Идел буе елга ярындагы пляж.
25. Мөслим, Ык.
26. Яңа Чишмә районы, Чишмә елгасы яр буе.
27. Чистай, Каргалы.
28. Бөгелмә, "Олимпия" пляжы.
29. Алабуга, "Буревестник" пляжы.
30. Тукай районы, "Лесная сказка" ("Урман әкияте") санаторий пляжы.
Әлегә ачылмаган пляжлар: Лаеш районының "Икар" ял итү базасы территориясендәге пляж һәм Яр Чаллы "Урман" пляжы. Алар 15 июльдә ачылыр дип көтелә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев