Логотип Идель
Яңалыклар

Җәеңне Кабан күле яр буенда куратор буларак үткәрәсең киләме?

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе Кабан күле яр буендагы җәйге программасын оештырырга куратор эзли.

Бу хакта команданың telegram каналында хәбәр ителә.

Куратор яр буенда чаралар оештырырга, җәйне бик кызыклы программа белән үткәрергә тиеш. Ул шулай ук социаль челтәрләрдә яр буендагы вакыйгалар турында сөйләп барырга кирәк булачак.

Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен гаризаны 25 мартка кадәр тутырырга һәм үзең турында сөйләргә кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев