Логотип Идель
Яңалыклар

Әйдә, Чаллыда очрашабыз? (UT FEST программасы)

UT FEST яңа татар мәдәнияте фестиваленең программасы белән танышыгыз.

UT FEST — 2022 елдан бирле URBANTATAR берләшмәсе тарафыннан Чаллыда уздырыла торган яңа татар мәдәнияте фестивале. Быел фестиваль 19 август көнне 12:00дән 22:00гә кадәр Азатлык мәйданында үтәчәк.

Аның максаты — индустриаль шәһәрнең татарлыгын өйрәнү, күпмилләтле моношәһәрдә чагылыш тапкан татар мәдәнияте үзенчәлеген калкыту. Быелгы яңалык — ике музыкаль сәхнә булуы. Зур сәхнәдә Казанның Yummy Music инди-лейблы артистлары чыгыш ясаячак. Программада — УСАЛ рэпкор-төркеме, GAUGA рок-төркеме, ОММАЖ синти-поп төркеме, qaynar лабораториясе һәм автор-башкаручылар — Fauzia һәм Said Olur. Музыкаль программаны Казанның Bazzar проекты артисты — DJ Сулейман тәмамлаячак.

Кече сәхнәдә Чаллының «ЛитМуз» әдәби-музыкаль проекты яшь татар автор-башкаручыларга һәм шагыйрьләргә чыгыш ясарга мөмкинлек бирәчәк. Гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.

Милли дизайнерлар катнашындагы ярминкәне быел «АйДа Маркет» дигән яңа команда әзерләячәк. Биредә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән дизайнерлар продукциясен алып булачак. «В потоке Камы» мәктәп медиасы һәм «ГЭС. Перезагрузка» штабы татар теле укытучыларына багышланган документаль фотокүргәзмә әзерли.

Фестивальнең кечкенә кунаклары өчен «Нәнием» балалар остаханәсе эшләячәк. Остаханәне «Тәрбия» гаилә үзәге, иллюстратор һәм дизайнер Гүзәл Гарипова һәм башкалар үткәрәчәк.

Фудкортның яңалыгы — татар чәйханәсе өстәлүе. Биредә мәтрүшкәләр алып, Чаллыда ясалган чәк-чәкләр алып булачак.

ПРОГРАММА

UT FEST 2023 яңа татар мәдәнияте фестивале 19 август 2023, 12:00-22.00 Чаллы, Азатлык мәйданы

12:00-20:00 «АйДа Маркет»: татар һәм этно-дизайнерлар ярминкәсе

12:00-21:00 «Татар телчесе» документаль фотокүргәзмәсе

13:00-17:00 «Нәнием» балалар остаханәсе. 

13.00-17.00 Тарих һәм төбәк музее иҗат студиясенең керамика остасы Миләүшә Шакировадан балчыктан әйбер ясау остаханәсе

13:00-14:00 «Тәрбия» гаилә үзәгенән «Тәүбә» мәчете төшкән күләмле открытка ясау остаханәсе

14:00-15:00 Рәссам һәм иллюстратор Гүзәл Гариповадан коллаж техникасында «Хыял КамАЗы» остаханәсе

14.00-15.00 «Тәрбия» гаилә үзәгенән милли ачкыч савытын ясау остаханәсе

15.00-16.00 Перәнекләргә татар орнаментын төшерү остаханәсе

15:00-16:00 «Тәрбия» гаилә үзәгенән милли уеннар 15:00-17:00 Шешә пыяласыннан панно ясау буенча остаханә

15:00-16:00 Архитектур экскурсия.

16:00-22:00 Зур сәхнә: яңа татар музыкасы концерты (qaynar, ОММАЖ, Fauzia, GAUGA & Said Olur, УСАЛ, Dj Сулейман (Bazzar)

17:00-19:00 Кече сәхнә: «Литмуз.tat» әдәби-музыкаль кичәсе

12:00-21:00 Фудкорт һәм татар чәйханәсе

12:00-22:00 Ял итү зонасы һәм татарча бизәк төшерү урыны

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев