Логотип Идель
Яңалыклар

«ӘйдәБас» проекты беренче татар биюен үстерү остаханәсе фестивален тәкъдим итә

Күпләр татар биюләрен Татарстан Республикасы халкы гына түгел, ә илебез территориясендә яшәүче татарлар да (Әстерхан, Самара, Себер, Пермь, Урал һ.б.) биегәнен белми

20-21 нче май көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивале узачак. Әлеге фестиваль «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы һәм ТР яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

Остаханәләр Казан Мэриясе тарафыннан җәй айларында Казанның паркларында һәм скверларында уздырылучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» спорт һәм иҗат дәресләре проекты белән берлектә үткәрелә. Әлеге мастер-классларны да проектның остазлары – халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миңнебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып бара. 

Фестивальнең бурычлары – шәһәр халкына һәм кунакларына татар биюенең нинди төрле, бай һәм кызыклы була алуын күрсәтү. 

Күпләр татар биюләрен Татарстан Республикасы халкы гына түгел, ә илебез территориясендә яшәүче татарлар да (Әстерхан, Самара, Себер, Пермь, Урал һ.б.) биегәнен белми. Әле алай гына да түгел, һәр татарның этнографик төркемнәре биюләре үзенчәлекле. Аларның һәрберсенең үз хәрәкәте, костюмнары, музыка һәм тарихы бар! 

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты белән берлектә 20 май 18.00 сәгатьтә Кариев театры каршында кичке халык уеннары, 21 май 13.00 сәгатьтә Кабан күле буе, «Ак чәчәкләр» скверы һәм Урицкий паркында татар биюе буенча остаханәләр оештырылачак. 
    
Фестиваль программасында: 
 

  • «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе проекты хореографлары һәм катнашучыларыннан татар биюен тәкъдим итү;
  • «Кичке уен» – татар халык уеннары;
  • Самара татарлары турындагы легенда мотивлары буенча перформанс;
  • Проектның белем бирү атнасы турында фотокүргәзмә; 
  • Казан паркларында чыгышлар;
  • Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә Фестивальнең гала-концерты.

«Минем өчен «ӘйдәБас» проекты остаханәләре – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу ул. Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телим», – ди педагог-хореограф, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, «ӘйдәБас» проектының җитәкчесе Сәидә Миңнебаева.

Белешмә.

1-6 ноябрь көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Калеб» яшьләр җыены кысаларында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе узды. Сайлап алынган 25 катнашучы 6 көн дәвамында Урал, Пермь, Себер, Әстерхан, Самара, Казан татарларының, керәшеннәрнең бию, шулай ук милли костюм үзенчәлекләре белән танышты. Татар биюе осталары, татар фольклоры белгечләре тарафыннан уздырылган остаханәләр, лекцияләр катнашучыларны гына түгел, тыңлаучыларны, журналистларны да җәлеп итте.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев