Логотип Идель
Яңалыклар

Җәйге китап фестивале булачак. Казанда түгел.

Китап сөючеләр өчен бу бик шәп яңалык!

5 һәм 6 августта Әлмәт шәһәрендә Җәйге китап фестивале була. Аны "Смена" заманча мәдәният үзәге һәм "Татнефть" Хәйрия фонды оештыра. 

Фестивальнең китап ярминкәсендә "А+", "Альпина Паблишер", "Альпина нон-фикшн", "Белая ворона", "Карьера-Пресс", "Самокат", "Юлбасма" нәшриятлары, "Иначе говоря" һәм "Смена" китап кибетләре катнаша. Алар мәдәният, сәнгать, шулай ук балалар һәм фәнни-популяр әдәбиятына бәйле китаплар тәкъдим итәчәк. 

Программада мәдәният, траих, фән, нефтехимия турында лекцияләр көтелә. Шулай ук Россия авторлары һәм галимнәренең яңа чыккан китаплары тәкъдим ителәчәк, заманча мәдәният турында документаль фильм күрсәтеләчәк. Чыгыш ясаучылардан химик Денис Байгозин, фтлология фәннәре докторы, лингвист Светлана Бурлак, табиб-терапевт  Алексей Водовозов, культуролог Александр Сувалко һәм башка кызыклы шәхесләр булачак. 

Фестивальнең тагын бер өлеше - гаилә программасы. Ягъни, нәшриятлар мавыктыргыч мастеркласс күрсәтәчәк.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев