Әйлән-бәйлән уйнарга килегез!
Әлеге чара биюле уеннарга игътибарны арттыру максатыннан оештырыла.
17 август көнне 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар халкының милли уеннарына багышланган чара узачак. Барыгызны да кичке уенда көтеп калабыз!
«Әйлән-бәйлән» дип аталган программа җәй дәвамында өйрәнелгән татарларның этник төркемнәренең уеннарына багышланачак.
Татар халык уеннары халкыбыз мәдәниятенең аерылгысыз мөһим бер өлешен тәшкил итә. Бу уеннарда борынгы бабаларыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше чагыла. Татар халкының уеннары милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора.
Бу кичәдә Урал, Себер, Әстерхан, Самара татарларына, мишәрләргә һәм башкортларга хас «Түгәрәк уен», «Кара-каршы», «Капка», «Ачык авыз – җебегән», «Күпер-күпер» уеннарын, «Кирегә» (“Обратно”), «Яулык уены», «Сылбыр» уеннарын, «Шаян яулык», «Дүртле», «Яулык салыш», «Чүпләү», «Читән үрү»,
«Чыбыркы белән уен», «Йөзек салыш уены»нарын уйнау мөмкинлеге булачак.
Чараның алып баручылары – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, мультимузыкант Илмир Ямалов. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева. Җанлы музыка өчен «Риваять» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафин җавап бирәчәк.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла.
Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Керү ирекле. Ахыргы, йомгаклау чарасы 24 август көнне узачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев