Логотип Идель
Яңалыклар

«Ак Барс Арена» стадионы шугалагында ArenaLand ZIMA фестивале узачак

Программада артистлар һәм кавер-төркем чыгышы, интерактив боз тамашасы, цирк һәм боздагы биюләр, шулай ук диджей Roo чыгышы планлаштырылган.

4 нче мартта «Ак Барс Арена» стадионы шугалагында кышкы сезонны ябу – ArenaLand ZIMA фестивале булачак. Казанлылар һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунаклары өчен беренче тапкыр Мәскәүдәге Юрий Никулин циркының Наталья Абрамова җитәкчелегендәге «Цирка на льду» артистлары чыгыш ясаячак.

Программада артистлар һәм кавер-төркем чыгышы, интерактив боз тамашасы, цирк һәм боздагы биюләр, шулай ук диджей Roo чыгышы планлаштырылган. Кунаклар өчен җылы зоналар, кафе һәм фудтраклар эшләячәк, дип хәбәр итә «Ак Барс Арена» матбугат хезмәте.

ArenaLand 2017 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен шәһәрлеләрне һәм кунакларны, актив ял итәргә һәм фестивальнең күңелле атмосферасын яратучыларны җыя. 

Чара 18:00 сәгатьтә башлана, фестивальгә керү – Чистай урамы ягыннан.

Чыганак: kzn.ru

Фото: akbarsarena.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев