"Ак Барс" уенчылары өчен махсус җыр: "Чума үрдәк, чума каз"
Хәзерге балалар интернетта гына утыра инде дип, аларның үзара русча сөйләшүләренә, уеннар белән мавыгуын табигый хәл итеп кабул итсәк тә, интернетта балалар өчен менә дигән татарча контент эшләргә мөмкин икән бит! "Салават күпере" балалар журналы шул юнәлештә эшли дә инде - "СалаваTik" белән татар җырларын өйрәтә.
Хәзерге балалар интернетта гына утыра инде дип, аларның үзара русча сөйләшүләренә, уеннар белән мавыгуын табигый хәл итеп кабул итсәк тә, интернетта балалар өчен менә дигән татарча контент эшләргә мөмкин икән бит! "Салават күпере" балалар журналы шул юнәлештә эшли дә инде - "СалаваTik" белән татар җырларын өйрәтә. Матбугат конференциясендә бу хакта тулырак сөйләделәр.
- Бу авыр эш, аның нигезендә татар халкының гадәтләре, җырлары ята, - дип сүзен башлады "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыков. - Хәзер күп кенә балалар җырлары онытылып бара. Youtube, Tik-Tok - шундый җырларны популярлаштыру өчен менә дигән платформалар.
Шамил Садыков билгеләп үткәнчә, проект кысаларында берничә дистә җырны яздырырга ниятлиләр. Ләкин бу күп вакыт сорый, балаларны җырлату гына түгел, әлеге видеоязмаларны монтажлау, пропагандалау эшләре дә алып барыла.
«Идел» журналы 16+
Теги: Салават күпере ютуб тикток
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев