Логотип Идель
Яңалыклар

Аккош күлендә аш-су фестивале уза

Оештыручылар әйтүенчә, гастрономик бәйрәмдә төрле ризыклар тәкъдим ителәчәк. Табигать кочагында ял итүчеләрнең яраткан ризыгы – шашлык, шаурмадан тыш, башка аш-сулар да тәкъдим ителәчәк.

4 июнь көнне Казанның Аккош күлендә аш-су фестивале узачак. Татарстан башкаласы эшмәкәрләре башлангычын мэрия, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте хуплаган.

Оештыручылар әйтүенчә, гастрономик бәйрәмдә төрле ризыклар тәкъдим ителәчәк. Табигать кочагында ял итүчеләрнең яраткан ризыгы – шашлык, шаурмадан тыш, башка аш-сулар да тәкъдим ителәчәк. Бәяләре дә төрлечә булачак.

Фестивальдә барлыгы 35 пешекченең аш-су әзерләве күздә тотыла. Җәмәгать вәкиле Михаил Кузнецов әйтүенчә, алар барлыгы 10 меңнән артыграк кешене сыйлаячак. Бирегә пешекчеләрнең иң яхшылары киләчәк. Моннан тыш фестивальдә су тамашасы, спорт уеннары, палаткаларда ял итү, артистлар чыгышлары булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев