-
Нәзарәт Рамазанда махсус хәрби операция кырындагы солдатларга Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм илтте Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре расланды Ике бәйрәм дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
-
700 гә якын яшь кеше грантка дәгъва итә Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сум.
-
XXIII дөньякүләм "Әдәби марафон"га гаризалар кабул ителә XXIII #әдәбимарафонда катнашучылар өчен төрле шәхесләр белән онлайн очрашулар, файдалы вебинарлар (үзүсеш, уңышка ирешү серләре һ.б.темалар буенча) үткәреләчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Актаныш каргасын халык ни өчен үз итми?
Актанышта агачтан ясалган кара сыны турында инде ишеткәнсездер. Арт-объект авторлары әйтүенә караганда әлеге сын “Кара карга - “Карга боткасы” бәйрәменең символы. Кар эри башлап, җир ачылуга ук балалар йорт буенча йомырка, он, ярма җыеп, олылар белән бергә карга боткасы пешергән. Бу вакытка каргалар кайткан һәм салкын, ач кышның бетүен хәбәр иткән. Яланаяклы һәм канәгать балалар ул көнне туйганчы ашаган. Бу арт-объект үзенә күрә яңарыш символы”, - ди матбугат хезмәте.
Социаль челтәрләрдә әлеге карга карата фикерләр төрле. Проыессор һәм тәнкытьче Миләүшә Хәбетдинова үз Фейсбук сәхифәсендә болай яза:
Хотели как лучше, а получилось как всегда от необразованности. Корни праздника "Карга боткасы" лежат в древнетюркской истории, уходят корнями в легенду об алп Субане (добрый дух Мардукан-Карга),
его жене Таббиче Чакчак (Чакчак) и их сыновьях-близнецах Сак и Сок. См. подр.: Ризванов Р. «Сак и Сок» – легенда или реальность? // Идель. 2008. №4. С. 37-
Перед нами неуклюжая реализация республиканского закона о сохранении нематериального наследия.
(язма кыскартылды).
Шулай ук әлеге утын түмәрләреннән ясалган карганы бик куркыныч һәм котсыз дип атаучылар да табылды.
Арт-объект башта Әнәк авылында урнаштырылган булган. Әнәктәге буалар ТР Иҗтимагый киңлекләр үсеше Программасы кысаларында яңартыла. “Карганы керү урынына - “Яз килә” дип аталган урынга урнаштырдылар. Ул яз килүе белән бәйле хатирәләрне яңарта”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
Фото: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз