Логотип Идель
Яңалыклар

«Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмын Камал театрында карап булачак

Татармультфильм «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын төшереп бетерде. Мультфильм Туфан Миңнуллинның танылган әсәренә нигезләнеп ясалган.

 Мультфильмны 10 майда, сәгать 19.00 да Камал театрының олы сәхнәсендә карап булачак.

Анимацион фильмны танылган артистлар тавышландырган. Әҗәл ролендә - Татарстанның һәм Россияның атказанган артисты Равил Шәрәфиев. Әлмәндәр тавышын Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповка ышанып тапшырганнар. Бөтен башка ир затындагы персонажларны "Татармульфильм" проектларында күп "ишетелгән" Илнур Закиров җанландыра.

Мультфильм авторлары әйтүенә караганда, әлеге фильмны гаилә белән карарга кирәк. Ул классик булып саналган "Әлдермештән Әлмәндәр" спектальен караган кешеләргә дә, бу әсәр белән, гомумән, таныш булмаганнарга да кызыклы булачак, ди мультфильм режиссеры Сергей Киатров.

Мультфильм башлыча татар телендә төшерелгән, ләкин киләчәктә аны рус һәм хәтта инглиз телләренә тәрҗемә итәргә хыялланалар. Татар телен аңламаучылар өчен аны рус асъязмасы белән күрсәтәчәкләр.

Мультфильмны җанландыру бер ел дәвам иткән. Бүгенге көндә аны киң прокатка чыгару өстендә дә эш алып барыла.

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев