Логотип Идель
Яңалыклар

“ALGA TRAIL” ГА КАТНАШЫРГА ОНЫТМА!

22нче май көнне Казанның Аккош күле янәшәсендә Рамазан-шәриф ае тәмамлану уңаеннан массакүләм йөгереш узачак.

22нче май көнне Казанның Аккош күле янәшәсендә Рамазан-шәриф ае тәмамлану уңаеннан массакүләм йөгереш узачак.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үткәрә. Йөгерештә 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала. Бүгенге көндә әлеге спорт чарасында катнашу өчен йөздән артык кеше теркәлү узды. Язылу дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 10 һәм 5 чакрымлык дистанция каралган. Катнашу бәясе 200 сум.
9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге яшүсмерләргә – 2 чакрым. Катнашу бәясе 200 сум.
5 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге яшь йөгерешчеләр өчен 500 метр каралган. Катнашу бушлай.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://myrace.info/events/130/ .
Чараның нигезләмәсен моннан йөкләп алырга мөмкин: https://docs.google.com/document/d/1RtwdEwLs5f1I_sarXpJPQlCDIDxe7YKCSJTe1IUzCTc/edit .

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев