Алина Заһитованың спорттан китүе хәерлерәкме?
Спорт остасы - фигурист Роман Костомаров Заһитовага яхшы чагында спорттан китәргә киңәш итте.
Олимпия уенында җиңү яулаганнан соң, Заһитова 2018 елгы дөнья чемпионатында 5 нче урынны гына яулый алды. Быелгы дөнья чемпионатында исә, Заһитова тагын бер кат беренчелеккә иреште. Бу исә бик сирәк күренеш, берничә мәртәбә беренчелеккә чыккан спортсменнарга, үсү катлауланганнан катлаулана бара, моның турныда спорт остасы - фигурист Роман Костомаров әйтте. Ул Заһитовага яхшы чагында спорттан китәргә киңәш итте: "Алинә чынлап та чемпион, ул бөтен титулларны яулый аллы. Аңа алга таба башка яшь фигуристлар белән ярышып да торырга кирәкми. Соңрак аңа мең кат авыррак булачак. Ә спорттан чемпион булып китәргә кирәк, – ди тагылган спортсмен. Бу хакта «Реальное время» хәбәр итә.
«Идел» журналы 16+
Теги: спорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев