Логотип Идель
Яңалыклар

Алкоголь сату вакыты озайтылды

Закон алкоголь продукциясен сатуны 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр чикләүне үз көчен югалткан дип таный.

Татарстанда иртәнге 8 дән кичке 23 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен сатарга рөхсәт итә торган закон үз көченә керде. Шул турыдагы документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Закон алкоголь продукциясен сатуны 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр чикләүне үз көчен югалткан дип таный. «Яңа закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә», диелгән документ текстында.

VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 30нчы утырышында депутатлар күпчелек тавыш белән «ТР территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстанның кайбер закон актларының үз көчен югалтуын тану турында» законның 2 маддәсенең 1 пунктының үз көчен югалтуын тану турында закон проекты кабул ителде.

Шулай итеп, Татарстанда алкоголь продукциясен сату вакытын чикләүне гомумфедераль күрсәткечләр белән тәңгәлләштерергә булдылар.

Закон проектын парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин тәкъдим иттте.

Аның сүзләренчә, ул «чит ил дәүләтләренең санкцион йогынтысы артуга бәйле рәвештә килеп туган икътисади вазгыять шартларында» алкоголь продукциясен җитештерү һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен эшләнгән. 

Чыганак: Татар-информ

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев