-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Алма яман шештән булышамы, әллә юкмы?

Алмада полисахаридлар яки алардан килеп чыга торган олигосахаридлар күп. Олигосахаридлар исә ракка каршы нәтиҗәле чара булып санала.
Кытай галимнәре алмадагы полисахаридларны аерып тикшереп караганнар. Әллә ни уйлап баш ватасы түгел, алма сыгынтысын – алманың сутын сыккач кала торган масса ул. Алма полисахариды ашказаны-эчәк трактында эшкәртелми торган пектиннан гыйбарәт. Пектин – көчле абсорбент, ягъни организмнан зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә, шул рәвешле чистарту үзлегенә ия. Шулай итеп, пектин алманың ракка каршы торуында зур әһәмияткә ия.
Алмадагы олигосахаридларны 2004 елда Нью-Йоркның Корнелл университеты галимнәре өйрәнгән. Тикшеренүләр клетчаткага бай диетаның рак үсүе куркынычын киметә алуын күрсәткән. Лаборатория шартларында олигосахаридлар калын эчәге рагы булган кешеләрдә рак күзәнәкләренең яртысын диярлек (46 %) үтерә алган. Олигосахаридлар бүгенге химиотерапиядән нәтиҗәлерәк булып чыккан. Агулы химиотерапия чараларыннан аермалы буларак, олигосахаридлар – табигый матдә һәм алар эчәклекне хәтта сәламәтләндерә. Алма шулай ук антиоксидант активлыкка ия, ә ул рак күзәнәкләре үсүгә киртә булып тора, канда холестеринны һәм липидларның окисьләшүен киметә, дигән сүз. Ләкин ракка каршы алма төп дәва ысулы итеп кулланылырга тиеш түгел.
Кытай галимнәре тикшеренүенә әйләнеп кайтыйк. Рак күзәнәкләренә (калын эчәк рагы НТ29 күзәнәкләре) олигосахаридларның төрле концентрациясе белән тәэсир иткәннәр. Килеп чыккан нәтиҗәләрне шундый ук нисбәттәге химиотерапия агенты тәэсире белән чагыштырганнар. Концентрация нинди генә булмасын, олигосахаридлар рак күзәнәкләренең үлеменә (апоптоз) химиотерапиягә караганда яхшырак китергән. Олигосахаридларның тагын бер зур файдасы – алар сәламәт күзәнәкләр өчен һич зарарсыз.
Чи алма ашаганда да шушындый нәтиҗәләрне күзәтергә мөмкин. Ләкин сәнагать җитештергән алма сутында инде ни пектин, ни файдалы ферментлар калмаган була. Димәк, алманы чи килеш ашарга кирәк. Алма суты эчәсе килгәндә, аны сыйфатлы сокчыгаргыч ярдәмендә сыгып, тиз арада эчеп бетерергә кирәк. Кайнатырга, пастеризацияләргә ярамый. Моны Корнелл университеты галимнәре раслый.
Рузия Сафиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз