Логотип Идель
Яңалыклар

Әлмәттә яшьләр өчен яңа киңлек - «Креатив процесслар фабрикасы» барлыкка киләчәк

Әлмәт шәһәрендә Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков булды.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән ул Горький исемендәге элеккеге мәдәният йортында ремонт эшләре барышын карап чыкты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Район яшьләре өчен яңа заманча киңлек Тельман урамындагы Яшьләр үзәге, 57 адресы буенча урнашкан. Дизайнерлар фикере буенча ул «Креатив процесслар фабрикасы» дип аталачак.

Ике катта (якынча 1,500 кв.м.) районның төрле яшьләре сорауларына җавап бирүче берничә мәйданчык барлыкка киләчәк – музыкаль вокал студиясе, хореография залы, чүлмәкче студиясе, кибер киңлек, кафе, аралашу өчен коворкинг, концертлар, күргәзмәләр, төрле дәрәҗәдәге һәм масштабтагы вакыйгалар үткәрү өчен күп функцияле зал.

Әлеге объект республика бюджеты һәм «Регион для молодых» бөтенроссия конкурсы кысаларында алган федераль акча хисабына ремонтлана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев