Логотип Идель
Яңалыклар

Almet Music Lab лабораториясе ачык лекцияләргә чакыра

MOÑ театраль мәйданчыгында инкыйлабка кадәрге чор, борынгы уен кораллары һәм совет чорында гореф-гадәтләрнең үзгәреше турында ачык лекцияләр циклы узачак.

Киләсе атнада Әлмәттә Almet Music Lab лабораториясе узачак. Аның барышында музыкантлар һәм шагыйрьләр төрки уен кораллары ярдәмендә өр-яңа музыкаль әсәрләр булдырачак. Бүген-иртәгә исә Казанда, MOÑ театраль мәйданчыгында инкыйлабка кадәрге чор, борынгы уен кораллары һәм совет чорында гореф-гадәтләрнең үзгәреше турында ачык лекцияләр циклы узачак. Лекцияләр тере тавышлы уен коралларындагы джем белән тәмамланачак. Анда һәр теләгән кеше катнаша ала. 

Барлык чаралар — бушлай, сылтама буенча теркәлергә кирәк.

11 март, 18.00
Геннадий Макаров. Иске-татар музыкасы һәм шигъриятенең метроритмнары

Геннадий Макаров — фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты, ТР һәм РФ композиторлар берлеге әгъзасы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология бүлеге доценты. Шулай ук ул — Идел буе һәм Урал буе татарларының музыкаль мирасын өйрәнүче. Аның хезмәтләре буенча борынгы милли уен кораллары торгызылган, алар арасында: думбра, дәф, ногай, курай һ.б. 40 елдан артык вакыт эчендә Геннадий Макаров тарафыннан меңләгән уникаль халык җырлары яздырылган. 2004 елда  «Идел-Кама татарларының милли аэрофоны» дигән темага диссертация яклаган. 

11 март, 19.30
Алмаз Әсхәдулла. Төрки уен кораллары

Мультиинструменталист, композитор, спектакльләр музыкасы авторы, автор-реконструктор, «Алпар» этно-төркеме һәм музыкаль мастерлар иҗади берләшмәсенең җитәкчесе, сәнгать белгече-тюрколог, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, бүгенге көндә Россия сәнгать тарихы институтының «Инструментоведение» бүлеге аспиранты.

Алмаз Әсхәдуллин бүгенге көн татарларының бабалары уйнаган кораллар, аларның заманча кулланышы турында сөйләячәк. Сөйләп кенә түгел, уйнап та күрсәтәчәк. 

12 март, 17.00
Рәдиф Кашапов. Совет чорында яңа татар музыкасын ничек язганнар

 «XX гасырның 100 татар җыры» проектының кураторы  — конкрет мисалларда татар җыры тәҗрибәсенең совет татар эстрадасына әверелүе, «гореф-гадәт»нең яңалыгы һәм татар музыкасының үсеш юллары турында сөйләячәк.

12 март, 18.30

Марат Taturas белән этно-джем 

Марат Taturas – композитор, саунд-продюсер, электрон музыкант, Россия кинематографистлары берләшмәсе, Россия композиторлары берләшмәсенең яшьләр бүлеге һәм Europe-Asia (Лондон) иҗади гильдиясе әгъзасы. 100дән артык фильм саундтреклары авторы, алар арасында:  «Реальная Сказка», «Атлантида Русского Севера». Шулай ук Aera Records, Afarin Records, Cinemusic Publishing нәшере. Аның иҗатын дөнья буйлап Kinky Vinyl, Ataraxy, Jubeelee, Audio Lotion, Sobol Tunes кебек лейбллар чыгара.

Джемда бер юлы 10 кыллы, тынлы, перкуссияле коралларда уйный белгән музыкант һәм вокалист катнаша ала. Үзегез белән яраткан коралларыгызны алып килегез һәм этно-музыка дөньясына чумарга әзер булыгыз.

Барлык лекцияләрне туры эфирда VKда рәсми төркемдә карап булачак:
 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев