Логотип Идель
Яңалыклар

Almet Music Lab: музыкаль лаборатория

Бер атна эчендә 10 музыкант һәм шагыйрь куратор, экспертлар ярдәмендә татар телендә яңа музыкаль әсәрләр иҗат итәчәк.

14-19 мартта Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә Almet Music Lab музыкаль лабораториясе узачак. Бер атна эчендә 10 музыкант һәм шагыйрь куратор, экспертлар ярдәмендә татар телендә яңа музыкаль әсәрләр иҗат итәчәк. Әлеге композицияләр шул ук үзәктә урнашкан уен кораллары экспозициясендәге төрки коралларының тере тавышы белән яздырылачак. Лабораторияне «Әлмәт» иҗтимагый үзәге һәм Президентның мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән Yummy Music татар лейблы оештыра. Лабораториянең чараларында катнашу бушлай.

Лабораториядә татар телен белүче шагыйрьләр һәм йомычка, агач тынлы һәм перкуссик уен коралларында уйный белгән һәр музыкант катнаша ала. Трансфер, тору урыны һәм ашау мәсьәләсен оештыручылар үз өсләренә ала. Гариза кабул итү кампаниясе инде башланды һәм 9 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә проектның рәсми сайтында.

Лаборатория барышында барлык катнашучылар белән Татарстан һәм Башкорстаннан чакырылган этник музыка кораллары белгечләре һәм кураторлар эшлиячәк. 9 марттан соң оештыручылар төп этапка узган 10 катнашучыны сайлап алачак. Ә төп этап алдыннан —  11-12 мартта Милли китапханәдә барлык теләүчеләр төрки музыка турындагы лекцияләргә чакырыла.

14-19 мартта «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узачак төп этапта катнашучылар музыка белгече, этнограф һәм Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров, музыкаль продюсер һәм духовой уен кораллары белгече Марат Фәйзуллин (Taturas, HAUA, Yarat, Afarin Records), төрки музыкаль кораллар белгече Алмаз Әсхәдуллин (ALPAR) һәм перкуссионист Эрик Марковский («Sak-Sok», «Дөр», «WILD CHILD») белән үзенчәлекле төрки музыка коралларында уйнау нечкәлекләренә төшенә алачак. Лаборатория кураторларының берсе — Зуля Камалова Австралиядән онлайн-элемтәгә чыгып, катнашучыларга world music жанрындагы җырлар язу турында сөйлиячәк. Катнашучыларны көндәлектә 2 сәгатьлек мастер-класслар һәм 4 сәгатьлек репетиция һәм коралларның тавышын яздыру көтәчәк. Шулай ук Yummy Music лаборатория мәйданчыгында музыкаль студиясен дә булдырачак. Анда инде лаборатория барышында туган композицияләр яздырылачак.

Рәдиф Кашапов:

«Кемне көтәбез? Кылчыларны — скрипачалар, альтистлар. Духовиклар — аеруча, флейтада уйнаучыларны. Перкуссионистларның барлык төрләрен. Гитара, домра, балалайка һәм башка кыллы йомычкалы коралларда уйнаучыларны. Без думбра, кыл-кубыз, даф, курайның хәтта Татарстанда да экзотик коралга әйләнгәнен аңлыйбыз. Шушы төркемгә караган коралны үзләштергән музыкант, башкасын да үзләштерә алачак, чөнки бу коралчының һәм авторның үзенә дә зур үсеш була. Без музыка тудыруда аңлаган кешеләрнең борынгы коралларга башкача карап, тагын-тагын да яңа җырлар язуын телибез. Шулай ук татарча белгән шагыйрьләрнең булуы да мөһим, аларга да үзләренең мөмкинчелекләренә башка яктан карарга кирәк булачак. Бәлки без бөтенләй дә яңа бәет һәм көйләр ишетербез!»

Лабораториянең төп өлеше тәмамлангач, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә катнашучылар концерт куячак. Концертта исә Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Калимуллина да чыгыш ясаячак. Концертның үзен VK Видео платформасында туры эфирда карап булачак. 

Ильяс Гафаров:

«Безнең төп бурыч — ул музыкантларның креатив энергиясен башка нәрсәгә караганда яхшырак килеп чыгучы юнәлешкә кертеп җибәрү, ягъни музыка тудыру. Үзенчәлекле мотив һәм ритмнарга игътибар итү  — ул форма белән генә түгел, эчтәлек белән дә эксперимент ясап карау мөмкинчелеге. Экспертлар бу фикерем белән килешер, төрки музыка  — көй, аранжировка һәм төрле тавыш булдыруның яңа ысуллары гына түгел, ә тирән мәгънәле, фәлсәфи, тарихи, этнографик нигезгә дә бәйле. Шуңа бу проектны күңел ачу итеп кенә түгел, ә белем бирү һәм мәдәни агартуга юнәлдерелгән иттереп бәяләргә». 

Музыкаль лаборатория нәтиҗәсе итеп 1 апрельдә катнашучылар язган җырлар альбомы чыгачак.

Проектның рәсми сәхифәләре:

ВКонтакте челтәрендә рәсми очрашу

Instagram-аккаунт

Рәсми сайт

 

Чыганак: Almet Music Lab проектының оештыру комитеты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев