Логотип Идель
Яңалыклар

Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе узачак

6 ноябрь 18:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли китапхансендә JADIDFEST кысаларында Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе узачак.

6 ноябрь 18:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли китапхансендә JADIDFEST кысаларында Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе узачак.

2022 елның март аенда Әлмәттә беренче төрки музыкаль лаборатория узды. Казан музыкантлары, күргәзмә эшчеләре һәм Әлмәт музыка колледжы студентлары эшчәнлегенең уртак нәтиҗәсе булып төрле төрки жанрларга караган һәм бүгенге көн шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган бәет, мөнәҗәт, озын көй, такмаклар туды.

Яздырылган альбомны 4 ноябрьдә барлык музыкаль мәйданчыкларда ишетеп булачак. Ә 6 ноябрьдә презентациягә килүче тамашачылар беренчеләрдән булып уникаль материал — Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын — ишетә алачаклар. Концертның махсус кунагы — танылган җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова.
 

Чыганак: JADIDFEST заманча мәдәният фестивале

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев