"АЛТЫН КАЛӘМ"ДӘ КАТНАШЫРГА АШЫК!
Татарстанда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады.
Татарстанда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Анда катнашу өчен 10 яшьтән 20 яшькә кадәр журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар чакырыла.
Теләге булганнар үзләрен 9 юнәлештә күрсәтә алачак: матбугат журналистикасы (рус телендә), матбугат журналистикасы (татар телендә), телевидение, видеоблогинг, радио, фотожурналистика, дизайн һәм басмалар версткасы, SMM һәм яңа юнәлеш – подкастинг.
Фестиваль программасы теоретик һәм практик өлешләрдән тора. Катнашучыларны 5 көн дәвамында мастер-класслар һәм журналистика өлкәсендә профессионаллар белән очрашулар, шулай ук остазлар җитәкчелегендә юнәлешләр буенча командаларда эш көтә. Көн саен аларга фоторепортажлар ясарга, ике дәүләт телендә газета, теле - һәм радиопрограммалар чыгарырга туры киләчәк.
2021 елда фестивальнең төп темалары: «Туган телем –газиз телем. Татарстан халыкларының туган телләре», «2021 – Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы», «Яшьләр күзлегеннән милли проектлар», «Авыл көче. Авыл яшьләре үсеше территориясе», «XXI гасыр яшьләре: яшүсмерләр турында», «Киләчәккә – 50 елдан соң журналистика».
Катнашу өчен сайтта анкета тутырырга һәм анда үз портфолияңне беркетергә кирәк. Гаризалар кабул итү 2021 елның 15-нче июленә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль турында нигезләмә белән сылтама буенча танышырга була.
Финал 23-нче июльдән 27-нче июльгә кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча фестиваль лауреатлары билгеле булачак, алар кыйммәтле бүләкләр һәм республиканың алдынгы басмаларында стажировка узу мөмкинлеге алачак. Ә төп бүләкләрне гран-при ияләре алачак: алар Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр институты журналистикасы һәм медиакоммуникацияләрнең Югары мәктәбендә түләүсез белем алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев