АЛТЫНЧ[AE]Ч: цивилизация кыйпылчыклары
Син – миллион еллар буе кешелек җавап эзләгән һәм таба алмаган искиткеч программа.
Г. Кариев исемендәе яшь тамашачылар театры чираттагы премьерасын тәкъдим итә. 29-30 нчы гыйнвар көннәрендә 18:00 сәгатьтә тамашачыларны (12+) «Алтынч[ае]ч» дип исемләнгән спектакльнең тәүге куелышы көтә.
Бер сәгать эчендә нәрсә турында сөйләшергә була?
Мөгаен, үзең турында. Әмма, юк, ничек өлгерәсең ди.
Син бит – куллар, аяклар, чәч толымы, яңа татуировка, телефон моделе, яшәгән урамың, өй номерың, фатирың, әти-әниең, мәгънәсез этең, уку йортындагы баллар, кичләрен йоклар алдыннан искә төшерә торган хыялың гына түгел.
Син – миллион еллар буе кешелек җавап эзләгән һәм таба алмаган искиткеч программа.Тапкырларга һәм бүләргә.
Кушарга һәм алырга.
Була.
Ә асылда син – бер.
Калганы – статистика.
«Милли үзенчәлекләрне сакларга омтылабыз: телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне", - ди пьеса авторы һәм куючы режиссер Резеда Гарипова. - Глобальләшүгә йөз тоткан дөнья тенденциясен исәпкә алсак, бу тырышлыкларның файдасы никадәр? Әлеге процесс дөньяны нигездән үзгәрткәннән соң, кешелек цивилизациясе нинди булыр? Безгә урын бармы ул дөньяда?» - сорауларына җавап эзли яшь режиссер.
Спектакльнең иҗат төркеме:
Пьеса авторлары – Луиза Янсуар, Резеда Гарипова
Куючы режиссер – Резеда Гарипова
Рәссамнар: Галина Судакова, Ленар Гыйльметдинов
Костюмнар буенча рәссам: Галина Судакова
Ут буенча рәссам: Илшат Сәяхов
Видео буенча рәссамнар: Александра Сенчукова, Чыңгыз Абызов
Куючы хореограф: Елена Музеева
Композитор: JUNA төркеме
Хормейстер: Лилия Зәйнуллина
Режиссер ярдәмчеләре: Лиана Мөхәммәтгалиева, Эльвира Карпухина
Чыганак: Г. Кариев театры матбугат хезмәте
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев