Логотип Идель
Яңалыклар

Әмир Мәҗитов музеенда «Туган телем» дип исемләнгән чара узды

Әлеге чара Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган иде.

Мин, Казан дәүләт университетының татфак студенты буларак, әлеге чарада төркемдәшләрем белән бергә катнаштым.

Кичә Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче номерлы гимназия укучыларының курайда “Туган тел” көе уйнавы белән башланды. Сүз галимә, журналист, тәнкыйтьче Рифә Рахманга бирелде. Ул үзенең чыгышында татар телен саклау, аның әһәмияте мәсьәләләре турында сөйләде:

“Ана телен балаларга өйрәтүдә гаиләнең җаваплылылыгы нәрсәдә? Ничә гасыр безнең халык татар телендә сөйләшкән, ә кемдер бу чылбырны өзгән. Ә тел -  милләтнең иң көчле тоткасы. Димәк, нәселдәге кайсыдыр ана туган телне балага бирү бурычын үтәмәгән булып чыга. Мин милләт, аның киләчәге турында бик нык уйланам. Без “тел бетмәсен” дип сүзләр белән генә түгел, ә нәтиҗәле эшләр белән тырышырга тиеш. Теллнең байлыгын китап укып алырга. Шулкадәр матур безнең туган телебез. Без үзебездән ниндидер милләтне, телне саклауга бурыч кертәргә тиеш”, - диде ул.

Чара татар телендә шигырьләр, Вәис Бәйрәмов тарафыннан моңлы көйләр белән үрелеп барды. Соңыннан бөтенебез бергә татарның бөек җырын – “Туган тел”не башкардык.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев