Логотип Идель
Яңалыклар

Ана капиталы 12 миллион кешегә бирелгән

Программа гамәлдә булган дәвердә ана капиталы сертификатын 12 миллионнан артык россияле алган, акчаның гомуми күләме 3,5 триллион сум тәшкил иткән.

Программа гамәлдә булган дәвердә ана капиталы сертификатын 12 миллионнан артык россияле алган, акчаның гомуми күләме 3,5 триллион сум тәшкил иткән.

Ана капиталы хәзерге вакытта торак шартларын яхшырту, балаларга белем алу, ананың пенсиясен формалаштыру, инвалид балаларны  өчен реабилитация җиһазлары сатып алуга, шулай ук кереме аз булган гаиләләр өчен айлык түләүләргә файдаланыла.

Федерация Советының социаль комитеты башлыгы урынбасары Елена Бибикова сүзләренчә, ана капиталын куллану сроклагын балага 3 яшь тулганнан соң гына файдалану турындагы чикләүне бетерергә тәкъдим ителә Моннан тыш, "ана капиталы алу хокукына ия ата-аналар ана капиталы акчасыннан ел саен уку елы башына түләүләр билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итә", - дип аңлата закон чыгаручы.

Шулай ук ата-аналар ана капиталын торакны газлаштыруга тотарга рөхсәт итүне сорый.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев