Логотип Идель
Яңалыклар

Ана капиталы акчасын автомобиль сатып алу өчен файдаланырга тәкъдим иттеләр

Мөрәҗәгать «билгеләнгән тәртиптә кабул ителгән һәм каралачак

Күп балалы гаиләләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре - дәүләт бурычы булып тора. Ана капиталын коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә куллану - күп балалы гаиләгә зыян гына, ана капиталын автомобиль сатып алу өчен файдалану мөмкинлеген бирү яхшырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина белдергән.

«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова ана капиталын коммуналь хезмәтләргә түләү өчен дә файдалану инициативасы белән чыккан. Мөрәҗәгать хөкүмәткә җибәрелгән.

Министрлар Кабинетыннан газетага хәбәр итүләренчә, мөрәҗәгать «билгеләнгән тәртиптә кабул ителгән һәм каралачак».
 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев