Логотип Идель
Яңалыклар

АНА КАПИТАЛЫ АРТАЧАК. КҮПМЕГӘ?

Россия Пенсия фонды бюджеты проектында ана капиталын индексацияләү каралган.

2022 елда ана капиталы күләме беренче балага 503 мең сум һәм икенче балага 665 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

«Россия Пенсия фонды бюджеты проектында ана капиталын индексацияләү каралган. 2022 елда ана капиталы күләме беренче балага 503 237 сум һәм икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк" — дип аңлата Котяков.

Әгәр беренче балага ана капиталы бирелсә, икенче балага өстәмә күләме 161 772 сум тәшкил итәчәк

2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы беренче балага - 483,8 мең сум һәм икенчесенә 639,4 мең сум тәшкил итә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев