Логотип Идель
Яңалыклар

АНА КАПИТАЛЫ КҮЛӘМЕ 8,4 ПРОЦЕНТКА АРТАЧАК

Яшәү минимумы күләме белән бәйле булмаган пособиеләр, компенсацияләр һәм социаль түләүләр 8,4 процентка индексацияләнәчәк.

Россиядә ана капиталы 1 февральдән 8,4% ка индексацияләнәчәк. Беренче балага аның  күләме хәзерге 483,8 мең сумнан 524,5 мең сумга кадәр артачак, икенчесенә - 693,1 мең сумга кадәр җитәчәк (хәзер 639,4 мең сум). Бу хакта хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Документ норматив актлар проектлары порталында урнаштырылган.

"Яшәү минимумы күләме белән бәйле булмаган пособиеләр, компенсацияләр һәм социаль түләүләр 8,4 процентка индексацияләнәчәк. Бу ана капиталы, ветераннарга түләүләр, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, эшләмәүче гражданнар өчен ел ярымга кадәр бала карау, бала тапканда бер тапкыр бирелә торган пособие, радиоактив йогынтыга дучар булган гражданнарга компенсацияләр һәм социаль ярдәмнең башка чаралары", - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, ярдәмнең барлык чараларын индексацияләү өчен кирәкле акчалар бюджетка салынган. Гомумән алганда, әлеге түләүләрне 16 млн кеше ала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев