Ана капиталы күләме өч елдан күпме булачак?
Ана капиталын бирү "Демография" илкүләм проекты белән каралган. Ул агымдагы елның 1 февраленнән индексацияләнде, аның күләме беренче балага - 524,5 мең сум, икенчесенә - 693,1 мең сум тәшкил итә.
2025 елга беренче балага ана капиталы күләме 680 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин, икенче балага - 898,7 мең сум бирү каралган. Россия Пенсия фонды бюджетының төп характеристикалары проектында, шушындый саннар китерелә, дип хәбәр итә РИА-Новости.
"2023 елда Ана капиталының күләме, индексацияне исәпкә алып, 1нче бала өчен - 616,3 мең сум һәм 2нче балага - 814,4 мең сум; 2024 елда — 1нче бала өчен — 653,9 мең сум һәм 2 нче балага - 864,1 мең сум; 2025 елда - 1нче балага— 680,1 мең сум һәм 2 нче балага — 898,7 мең сум булыр, дип фаразлана", - диелгән документта.
Ана капиталын бирү "Демография" илкүләм проекты белән каралган. Ул агымдагы елның 1 февраленнән индексацияләнде, аның күләме беренче балага - 524,5 мең сум, икенчесенә - 693,1 мең сум тәшкил итә. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга, инвалид балалар өчен социаль реабилитациягә түләүгә тотарга мөмкин. Шулай ук аларны ана пенсиясенең тупланма өлешенә яки 3 яшькә кадәрге икенче балага ай саен бирелә торган түләүләргә җибәрергә мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев