Логотип Идель
Яңалыклар

«Ана күңеле... далада» спектакле премьерасы

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында апрель аенда «Ана күңеле... далада» дигән яңа спектакль куелачак.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында апрель аенда «Ана күңеле... далада» дигән яңа спектакль куелачак. 

Әсәр Русия күләмендә танылып килгән язучы Альбина Гомәрова пьесасы буенча куела.  Әтнә театрының  интернет сәхифәсендә спектакль 12+ билгесе белән тамгаланган,  “музыкаль тамаша" дип билгеләнгән.

Автор үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында язганча, бу әсәрне әле бер театрның  да сәхнәгә куйганы булмаган. Премьераның “татар телендә булуы яхшы, чөнки мин Казанда туганмын, үзем дә, русча язсам да,  татар, - ди Альбина.

- Татар телен белгәннәр пьесаның атамасында «Ана күңеле — балада, бала күңеле —далада» дигән татар халык мәкаленең үзгәртелгән вариантын таныр.  Ана һәм бала темасына, әни булуга бөтенләй башка, гадәти булмаган ракурстан караш”. 

Премьера 10 апрельгә билгеләнгән.

 Шунысын искәртик, Альбина Гомәрова 2014-18 елларда “Идел” журналының рус вариантында бүлек редакторы булып эшләде, журналда аның кайбер проза әсәрләре, тәрҗемәләре һәм мәкаләләре дөнья күрде.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев