Логотип Идель
Яңалыклар

Җанга иң тансык халәт ул – ярату. Тик җавапсыз гына булмасын…

Казан альтернатив музыкантлары актив иҗат итә. Концертлары, фатирниклары булып кына тора. Бу зур куаныч. Яңа җырлар - яңа башкаручылар, яңа тавышларны да күзәтү кызык.

Шуңа күрә без журналда да, сайтыбызда да алар турында язарга тырышабыз. Шундый җырчыбыз Al Su - Алсу Мансурова. Аның тәүге синглы чыкты. 

Җыр сүзләре – яшь шагыйрә Гүзәл Закированыкы, көен Алсу үзе язган.  

Җыр тарихы: Шулай берәүгә җавапсыз гашыйк булып йөргән вакытта, Гүзәлнең сәхифәсендә шигыренә юлыктым. Ул юллар минем халәтне шуның кадәр төгәл тасвирлый иде... Шунда ук инструмент артына утырдым, көе туды. Җырны Juna һәм GAUGA рок-төркеме гитаристы Марат Шәяхмәтов эшкәртеп аранжировка ясады.. 

Җырны "Идел" журналының соцаль челтәрләрдән эзләп табарга була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев