-
Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Рамазан ае – гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, Аллаһ ризалыгына ирешү, холкыңны камилләштерү өчен бирелгән вакыт. Шуңа күрә аны тырышып гыйбадәттә үткәрергә кирәк.
-
Татарстан Идел буе федераль округында халык саны арткан бердәнбер төбәк Россиядә яшәүчеләрнең саны турында яңартылган мәгълүматлар шул хакта сөйли.
-
ТР Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак еләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала.
-
Татарстанда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны арткан Татарстанда быел туган (татар) тел буенча Бердәм республика имтиханын унберенче сыйныфта укучы сигез бала тапшыра. Узган елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) нибары бер чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Җаным-тәнем белән көрәшне яратам!

Рудияне туры эфирга чакырыр алдыннан мин, дөресен әйтәм, аның татарча көрәш белән шөгыльләнүе турында белми идем. "Ак Барс" Көрәш сараена йөрүен беләм, көрәшебезне хөрмәт итүен беләм, дзюдо яки башка көрәш түгәрәгенә йөридер дип уйлый идем.
Ә ул татарча көрәш белән шөгыльләнә икән бит! Әйе! Гүзәл затларыбызның үзебезнең көрәштә бил алышуларына каршы бит мин! Аптырам калдым шуннан соң...
Мари Иленнән ул. Йошкар-Ола шәһәреннән. Рудия Габдуллина кечкенәдән көрәшкә гашыйк булган. Татарча көрәшкә. Һәм кечкенәдән әтисен аптыраткан булган: "көрәшкә бирегез мине!". Ниһаять, әтисе ризалаша. 12 яшендә танылган тренер Илдус Гарипов түгәрәгенә йөртә башлый. Муса, Мөнир Галләмовлар белән бер залда тир түгә башлый. Башта Илдус абый шикләнә, әлбәттә. Кыз кеше бит, көрәш түгәрәгенә килгән, ичмаса, башка бер генә кыз бала да юк... Әле бит көрәшергә дә кирәк! Кызлар беләнтүгел, егетләр белән! Ә Рудия исә, ярты ел узгач, үзе әйтмешли, егетләрне уңга-сулга сала башлый. Акрынлап уңышлар да килә. Өч тапкыр Мари Иле чемпионы булып таныла! Егетләр белән көрәшеп!!!
"Башка көрәш төрен, хатын-кызлар көрәшә торганын ник сайламадың соң?" дип сорыйм аптырап.
"Белмим, башка көрәш турында уйламадым да. Әллә кемнәр, әллә кайларга чакырдылар инде. Тик, юк, мин татарча көрәшне сайладым. Әле менә ике еллап билбаулы көрәштә дә сынадым үземне, уңышлар да бар кебек, ләкин барыбер безнең көрәшкә җитми инде", - ди ул тагын бер тапкыр аптырашка калдырып. Һәм сокландырып.
Мари Иле чемпионатын ота ул. Анда откан кеше Россия беренчелегенә дә барырга тиеш. Ләкин Рудияне анда кертмиләр. Янәсе, нигезләмәдә егетләр дип язылган бит. Гомумән, рәсми ярышларга да, Сабантуйлардагы көрәшләргә дә керә алмыйча азаплана ул. Шулай да Миңгәрдә, Питрауда көрәшкән, аерым уңышларга да ирешкән.
Бер ел алар гаиләләре белән Казанга күченгәннәр. Рәхмәт төшкере, Илдус абый Рудияне монда да ташламаган. Казанда "Ак Барс" Көрәш сараена җитәкләп китергән. Җитәкчеләр, тренерлар сөйләшкән. Рудия биредә дә егетләр белән шөгыльләнә. Алар кебек үк тимер дә күтәрә (авырлык кына төрле, әлбәттә), келәмгә дә чыга. "Теләк кенә булсын, бөтен шартлар бар монда", ди көрәшче кыз.
Теләге бар бу кызның. Теләге көчле. Уңышлар сиңа, Рудия!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз