Логотип Идель
Яңалыклар

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады

Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.

Халыкара театр көнендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленә йомгак ясадылар. «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.

Балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклендә Апуш ролен уйнаган Әмир Исрафилов, «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә спектакльгә көйләр язган композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиңү яулады.

«Әлеге фестивальдә безнең беренче тапкыр катнашуыбыз, бу безнең беренче спектаклебез һәм беренче җиңүебез. Барлык тавыш бирүчеләргә рәхмәт», – диде студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Без бәхетле! Бу Казан Мэриясенең генә җиңүе түгел, бөтен республиканың җиңүе! Безнең эшне хуплап, әлеге фестивальдә катнашуга ярдәм итүләре өчен җитәкчеләргә, спектакльне төшереп, аны рус теленә тавышландыруда булышкан «ШАЯН ТВ» каналына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу – уртак җиңү!» – диде.

Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты. Фестивальгә йомгак ясауның төп мәйданчыгы Ижевск булды. Турыдан-туры трансляция вакытында Идел буе федераль округының 14 төбәге чиратлап эксперт жюри тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры Илсур Метшин патронажы астында гамәлгә ашырыла. Кичә өстәмә кастинг узды, анда ТР башкаласыннан һәм Балтач районыннан 50 бала катнашты. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 14 бала студиядә шөгыльләнә башлаячак.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев