«Апуш» татар балалар театр студиясе үзенең беренче туган көнен билгеләп үтәчәк
«Апуш» татар балалар театр студиясе үзенең беренче туган көнен музыкаль-театральләштерелгән тамаша форматында билгеләп үтә. Чара программасында 4 спектакльдән өзекләр күрсәтү, гимн презентациясе, уеннар һәм фотозоналар эше каралган.
«Апуш» татар балалар театр студиясе үзенең беренче туган көнен музыкаль-театральләштерелгән тамаша форматында билгеләп үтә. Чара программасында 4 спектакльдән өзекләр күрсәтү, гимн презентациясе, уеннар һәм фотозоналар эше каралган. Бәйрәмгә автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев киләчәк.
Бәйрәм чарасында 3 төркемнең укучылары һәм барлык остазлар катнашачак. Балалар кичәне үзләре алып барачаклар, эш нәтиҗәләрен күрсәтәчәкләр, казанышлары һәм яңалыклары белән уртаклашачаклар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Туган көн 13 нче мартта 17:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә билгеләп үтеләчәк. Спектакльгә укучыларның әти-әниләрен, авторларны, композиторларны, театр актерларын һәм спектакльләр чыгаруга көч куйган иҗади команданы чакыралар.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә «Апуш» 86 баланы берләштерә. Студиягә эләгү өчен беренче кастинг узган елның февралендә узды, аның нәтиҗәләре буенча 100 укучы арасыннан 30 кеше «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә уза торган дәресләр өчен сайлап алынды. Узган елның сентябрендә Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм «Чулпан» мәдәни үзәгендә чираттагы кастинглар узды. Әлеге кастингларда 150 гә якын укучы үзен сынады. Алар арасыннан Ленин исемендәге мәдәният йортына 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 23 укучы сайлап алынды. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. Студиянең җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.
Ел дәвамында «Апуш» 4 спектакль чыгарды. Драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган «Апушның тылсымлы төшләре» беренче спектакльләре «Театральное Поволжье» фестиваленең республика этабында җиңү яулады Беренче премьераны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин тамаша кылды.
Студиядә 9-15 яшьлек укучылар атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча бушлай шөгыльләнә. «Апуш» студиясенең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев